БӘРАӘТ КИЧӘСЕН ҮТКӘРҮ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР‼️‼️‼️ Иртәгә – 17 мартта – кояш баегач БӘРАӘТ кичәсе булачак. БӘРАӘТ кичәсе бик фазыйләтле, нурлы кичә. Аны гыйбәдәттә үткәрүче мөселман зур өстенлекләргә ирешә. Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?», – дип әйтер ди. Бу изге кичәдә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк. Имам Газали «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында язган: «Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә Кадер һәм Бэраэт кичәләре». Бәраәт кичәсендә укырга киңәш ителгән 3 Йәсин сүрәсен уку тәртибе: Беренче Йәсинне укыр өчен ният: "Йә Раббым, дөньяда һәм ахыйрәттә бәхетле булу өчен Йәсин сүрәсен укырга нтят кылдым, – Раббым кабул ит!" – Йәсин сүрәсеннән соң Бәраәт догасы укыла. Икенче Йәсинне укыр өчен ният: "Йә, Раббым, бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен Йәсин укымакка ният кылдым – Раббым кабул ит!" – Йәсиннән соң Бәраәт догасы укыла. Өченче Йәсинне укыр ният: “Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен Йәсин укымакка ният кылдым – Раббым, кабул ит!” – Йәсин сүрәсен укыгач, Бәраәт догасы укыла. БӘРАӘТ ДОГАСЫ اَللَّهُمَّ اِنْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي شَقِيًّا فِي دِوَانِ الْاَشْقِيَاءِ فَامْحُهُ وَ اكْتُبْ فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ وَ انْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي سَعِيدًا فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ فَاثْبُتْهُ فَاِنَّكَ قُلْتَ فِي كِتَابِكَ الْكَرِيمِ يَمْحُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ وَ يُثْبِتُ وَ عِنْدَهُ اُمُّ الْكِتَابِ Аллааһүммә иң күнтә кәтәбетә исмин шәкыйән фии дивәәнил-әшкыйәә'и фәмхүһү вәктүбе фии дүгәәнис-сигәдәә. Вә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии дәвәәнис-сүгәдәә'и фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәл-кәәрим. Йәмхүллааһү мәә йәшәә'ү фәй-үсбит вә гиндәһү үммүл-китәб. 🤲 Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә яз ган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, Син Корьән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһүл-мәхфүздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, – дип әйтәсең. Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин, "Шамил" мәчетенең имам-хатыйбы.

Теги других блогов: Бәраәт кичәсе үткәрү Имам Газали